Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Иркә: «Аерылышуны мин бик авыр кичердем...»

Җырчы Иркә бүгенге көндә өч бала әнисе, яраткан ире бар. Ләкин сәхнәгә тәүге адымнарын ясаган вакыт аның тормышының иң авыр чоры булган. Беренче ире белән аерылышкач та, ул үзендә көч туплап эстрадага килеп керә. Аның башкаларга, беренче чиратта, үзенә үзенең буш урын булмавын исбат итәсе килә. «Синнән башка да яши алам», дигән сүзем булгандыр инде ди ул. Аерылышу Иркәгә бик зур этәргеч, көч биргән.

Беренче ире белән алар озак яшәмиләр: ел ярымнан аерылышалар. Иркә аерылышуны бик авыр кичерә. Кызы Айсылуны үстерергә әти-әнисе булыша, Иркә «Барс-Медиа» компаниясе белән контракт төзегәч, концертлар белән йөргән арада баланы алар карый. Иркә буш вакыты булуга баласы янына авылга ашыга, башта автобус белән йөрергә туры килә, машина сатып алгач бу эш җиңелләшә. Айсылу әнисе гастрольләргә чыгып киткәндә, үпкәләп кала торган булмаган, Иркә моның өчен әти-әнисенә бик рәхмәтле, чөнки алар балага барысын да аңлатып бирә алганнар, «Әниең бит синең өчен тырыша, акча эшли», дип баланы алып калганнар.

Автор: Г.Хәлиуллина

Фото: скриншот инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев