Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Лилия Муллагалиева аварияне калдырып качкан машина йөртүчене эзли (ВИДЕО)

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Лилия Муллагалиева Яңа ел алдыннан күңелсез хәлгә очраган. Юлда машинасын бәргәннәр. Авариягә эләккән икенче як машина йөртүчесе юл һәлакәте булган урыннан качкан.

"Бәлки, күрүче-белүче бардыр, миңа хәбәр бирсеннәр иде", - дип "Матбугат.ру" укучыларына мөрәҗәгать итә Лилия.

Җырчы ак төстәге TOYOTA RAV4 машинасында булган. Дәүләт номеры к858сс116RUS. 

Авария 29 декабрь көнне 16:20 сәгатьтә Казанның Сибгат Хәким урамы 70 йорт янында булган. Су спорт төрләре сарае тирәсе бу.

"Боҗралы чатка кергәндә арттан бер машина килеп бәрде, - дип сөйләде "Матбугат.ру"га Лилия Муллагалиева, - Мин чыктым, ул да чыкты, әле машинасын да сыпыргалады. Мин кечкенә бала белән идем. Бәрелүдән ул уянды. Мин аны тынычландырырга дип машинама кереп киткән идем, теге машина качкан. Аннары куып та карадым, куып җитә алмадым".

Бәлки, узып барган берәр кеше күргәндер? Бәлки, күрше машиналарда видеорегистратор булгандыр? Берәр мәгълүматыгыз булса, Лилиянең үзенә яки "Матбугат.ру"га шалтыратыгыз, языгыз. Мөһим мәгълүмат бирүчене Лилия Муллагалиева буш итмәскә вәгъдә итте.

Лилия машинасыннан видео: 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев