Венер Салимов өйләнгән
Халыкка “Әрмән түгел, татар мин” җыры аша таныш Венер Салимовның бүген тормышында иң истәлекле, иң бәхетле көне – кызыл туе.
“Хатыным – Казан кызы, Ильвина исемле. Ильвина белән ел ярым очраштык. Әлегә күп сөйләргә вакытым юк. 8 июньдә, үземнең туган көнемдә кулын сораган идем. 17 декабрьдә никах укыттык, ә бүген – туебыз. Аллага тапшырган инде. Бер сүз белән әйткәндә, мин – бәхетле!” – дип сөйләде Венер.
Яшьләрне котлыйбыз! Бәхетле, тигез тормыш телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев