Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Замирә Рәҗәпованың әнисе: “Бәндәдән курыкмасалар, Алладан куркмыйлар”

Замирә Рәҗәпова инстаграм битендә тормышын төрле яклап яктыртып, язылучыларын сөендереп тора. Ул фотолар гына куеп калмый, хис-кичерешләре белән уртаклаша. Һәрвакыттагыча аны яклаучылар да, яманлаучылар да табыла. Бу юлы ул үзенә карата әйтелгән начар сүзләргә әнисенең ни дип җавап бирүен әйтте.

“Ләйсән Гыймаева, без синең белән”, дип тә өстәгән. Ә Ләйсән Гимаева үз чиратында: “Рәхмәт бик зур, Замирә. Безнең броня көчле инде хәзер, тик менә Әниләр генә… мин уземнекенә укымаска кушам…”, дип җавап кайтарган.

“Кемнең кулыннан бер нәрсә дә килми, шулар тел чарлап ята инде, андыйлар белән сүз көрәштереп торма, Замирә. Тилеләр белән талашып та торма, ди иде безгә картый, алар шулай энергия җыя. Иң яхшысы җавапсыз калдыру аларны, вот интегәләр аннан. Синең нинди уңган икәнеңне беләбез, молодчина! Земфира апага рәхмәт шундый булган кызлар тәрбияләгәне өчен”, дигән фикерләр калдырганнар әлеге фото астында.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев