Зөлфәт Зиннуров Рөстәм Миңнехановны балаларны куян күчтәнәченнән мәхрүм итмәскә чакыра (ВИДЕО)
Эстрада

Зөлфәт Зиннуров Рөстәм Миңнехановны балаларны куян күчтәнәченнән мәхрүм итмәскә чакыра (ВИДЕО)

Шушы көннәрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга 50% ташлама булганына бик каты кискен чыккан иде. “Кагыйдә бозу өчен нинди ташлама булырга мөмкин?” – диде Рөстәм Нургалиевич. Шоумен Зөлфәт Зиннуров исә үзенең инстаграмында Татарстан президентына мөрәҗәгать белән чыкты.

Зөлфәт әйтүенчә, штраф түләгәндә каралган 50% ташлама хисабына ул балаларына куян күчтәнәче алып кайта торган булган. Ә хәзер балалар нәүмиз калган. Зиннуров тәкъдиме буенча, штрафларны ике тапкыр күтәрергә мөмкин, ә ташламаны барыбер калдырырга кирәк, балалар жәл.

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru


Нет комментариев