Алмашка вак-төяк: «Тиен акчалар атнасы»башлана
Акция 6 апрельдән 18 апрельгә кадәр узачак
Акциядә бөтен ил буйлап 16 меңнән артык сәүдә ноктасы һәм банкларның 4 мең бүлекчәсе катнашачак.
Бу көннәрдә җыелган акчаларны банк бүлекләрендә һәм акциядә катнашучы кибетләрдә кәгазь акчаларга алыштырырга мөмкин булачак. Банкларда теләсәң, тиен акчаларны үз исәбеңә салырга мөмкин булачак.
Акция шартлары һәм анда катнашучыларның адреслары турында тулырак мәгълүмат монетнаянедель.рф сайтында урнаштырылган.
«Тиен акчалар атнасы " бөтен Россия буенча 2023 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә ил халкы әйләнешкә 215 млн нан артык тәңкәне 956 млн сумга диярлек кайтарган.
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев