Саба таңнары

Сабинский район

16+
Главная новость

Кичә Саба районы тагын бер батыр улын соңгы юлга озатты

2026 елның 2 апрелендә Р.Ф. Фәйрушин хезмәт иткән хәрби частьтан аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр алына.

 Фәйрушин Ренат Фәиз улы  (20.05.1980 елгы) махсус хәрби операциягә контракт буенча китә. 2026 елның  2 апрелендә  Р.Ф. Фәйрушин  хезмәт иткән хәрби частьтан аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр алына. 

  Батыр солдатны соңгы юлга озатырга Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары  Расих Закирҗанов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары, туганнары килде.

«Бүген барыбызны да уртак кайгы берләштерә.  Ренат Фәйрушинны махсус хәрби операциядә изге бурычын үтәгәндә һәлак булды. Ул Ватан боерыгын ахырына кадәр намус белән үтәде. Аның үлеме юкка түгел. Ул үз халкының, үз Ватанының мәнфәгатьләрен яклады. Без геройларыбызны онытмыйбыз. Аларга мәңгелек дан”,- дип башлады матәм чарасын Югары Симет  авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин.

 Мәрхүмнең  җәсәде  Югары Симет авылы зиратына җирләнде. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Ренат Фәиз улының якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев