Мәктәп укучысы онлайн-уенда бонуслар өчен мошенникларга 80 мең сумнан артык акча күчергән
Главная новость

Мәктәп укучысы онлайн-уенда бонуслар өчен мошенникларга 80 мең сумнан артык акча күчергән

Уяу булыгыз, мошенниклар тозагына эләкмәгез!

Казанда мәктәп укучысы онлайн-уенда бонуслар өчен мошенникларга 80 мең сумнан артык акча күчергән. ​43 яшьлек җирле кеше полициягә банк счетыннан акча югалу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аның кызы әтисенең телефоныннан онлайн-уен уйнаганлыгы ачыкланган. Мессенджерда аның белән билгесез кешеләр элемтәгә керә һәм берничә биремне үтәргә сорап уен бүләкләре вәгъдә итә. ​Мошенникларның инструкцияләрен үтәп, кыз банк кушымтасына кергән һәм барлык акчаларын билгесез счетларга күчергән. Зыян күләме 80 мең сумнан артып киткән. «Мошенниклык»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: социаль челтәр


Нет комментариев