Нәүрүз яз алып килә
Язны каршылау бәйрәме Сабабызда ел саен зурлап билгеләп үтелә.
Соңгы елларда Нәүрүз бәйрәме яз белән кышның тарткалашуын тасвирлагандай, карлы-буранлы, салкынча көнгә туры килә иде. Быелгы яз бәйрәмгә аяз күктән җылы кояш тирә-юньгә нурларын сирпегән, гаҗәеп матур көн бүләк итте. Иртәдән район мәдәният йорты каршына ашыккан халык иң элек бәйрәм ярминкәсендә сәүдә рәтләренең муллыгы белән хозурлансалар, озакламый казаннарда бәйрәм боткасы пеште. Оешма-предприятиеләр тәмледән-тәмле боткаларны, ашларны төрлесеннән тәкъдим иттеләр. Район мәдәният йорты уңганнары бәйрәмгә килгән халыкны карабодай, тары, дөге боткалары белән сыйлады. Саба аграр көллияте әзерләгән шифалы үлән чәе, кайнар коймак яныннан да халык өзелеп тормады. “Агроснаб” җәмгыяте пешергән уханы да тамаша кунаклары чират торып алды. Бәйрәм чарасын иң элек «Нәүрүз» халык фольклор ансамбле чыгышы ямьләде. Халыкны яз бәйрәме белән Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тәбрикләп, Нәүрүзбикәнең илебезгә бары тик уңышлы еллар алып килүен, Сабаның гөрләп үсүен теләде. Гомеренең күп өлешен сәнгатькә багышлап, озак еллар “Нәүрүз” ансамбленең актив әгъзасы булган райондашыбыз Минниса Муллахмәтовага район башлыгының Рәхмәт сүзен тапшырды. Бәйрәмнең төп хуҗасы булган гүзәл Нәүрүзбикәне райондашларыбыз алкышлап каршы алдылар. Ул үз чиратында хәерле язлар алып киләсенә ышандырды.
Бәйрәмгә Аллаһы Тәгалә бик матур көн бүләк итте. Нәүрүз боткасыннан, коймактан авыз иттек, балык ашын да бик яраттык. Халык өчен бик матур бәйрәм оештырылган. Балачаклар, Карга боткалары ашаган вакытлар күңелдән узды. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Сәүдә рәтләре дә бик бай. Еллар имин булсын да, дөньялар тынычлансын”, – диләр Әнисә һәм Әлфия Закировалар.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур бәйрәм концерты тәкъдим итсәләр, районыбыз оешма-предприятиеләре төрле күңелле уеннар оештырды. Шәмәрдәннән Гөлфирә Хисамиева балалары, оныклары белән бәйрәмгә махсус төшкән иде. Ул 1 минутта 16 килограмм герне 31 тапкыр күтәреп I урынны яулады. Кул көрәштерүдә дә Гөлфирә ханымга тиңнәр булмады. “Гел күтәрү белән күптәннән шөгыльләнәм. Көчемне бүген дә сынап карыйсым килде. Үзем ШЛПУМГда эшлим. Район, республика өчен ярышларда йөрдем. Новосибирскка кадәр барып, Россия буенча 10 урында калдым. Спортны бик яратам, волейбол да уйныйм. Нәүрүз бәйрәмендә ел саен катнашам. Бик күңелле итеп оештырыла. Концерты да, спорт уеннары – барысы да бар. Дуслар белән дә күрештерә бу бәйрәм”, – яңару бәйрәме булган «Нәүрүз» күңелләргә дә яңа рух, дәрт-дәрман өстәде.
“Һава торышының уңай булуы халкыбызга чын күңелдән бәйрәм итәргә мөмкинлек тудырды. Бәйрәмнең ярминкә белән бер көнне узуы да халык өчен бик отышлы булды. Кеше җыр-моң да тыңлый, күңел дә ача, уеннарда да катнаша. Бүген алты җирдә ботка пеште. Тагын да күбрәк кирәк дигән нәтиҗәгә килдем”, – диде мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев