Саба таңнары

Сабинский район

16+
Главная новость

«Нурлы Рамазан» конкурсы финалчылары билгеле

Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтендә изге Рамазан ае чорында биналарны һәм җәмәгать урыннарын иң матур бизәүгә багышланган «Нурлы Рамазан» республика конкурсы җиңүчесен һәм финалистларын бүләкләү тантанасы узды.

Шәүвәл аеның 7нче көнендә (26 мартта) Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтендә изге Рамазан ае чорында биналарны һәм җәмәгать урыннарын иң матур бизәүгә багышланган «Нурлы Рамазан» республика конкурсы җиңүчесен һәм финалистларын бүләкләү тантанасы узды.

 Тантана дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән дәвам итте. Финалчылар арасында безнең районнан Зөфәр Сәлахиев (Курсабаш авылы), Алмаз Гафиятов (Мишәбаш авылы мәчете), Альберт Тимергалиев та (Байлар Сабасы бистәсе) бар. Фотода сез Зөфәр Имам улы тарафыннан бизәлгән шәхси йортны күрәсез. Ул үз территориясендә генә түгел, урамнарында да Рамазан рухын булдыруга ирешкән. Зөфәр Сәлахиев ел саен балаларны матурдан-матур кар сыннары белән дә шаккаттыра. Аларның гаиләсе Курсабашта быел тууының 140 еллыгы зурлап билгеләп үтеләчәк бөек  татар шагыйре һәм публицист Габдулла Тукайга багышланган истәлек тактасы куеп та изге эш башкарды. Әлеге урам Тукай исемен йөртә.
 Чара кунакларын Татарстан мөф­тие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул чыгышында барлык катнашучыларга күрсәткән инициативасы өчен рәхмәт белдерде һәм мондый проектларның әһәмиятен ассызыклады. “Без конкурсның уңай нәтиҗәләрен күрәбез: күп кенә оешмалар һәм кибетләр, бәйгедә катнашмыйча да, урамнарны һәм биналарны бизи. Бу безнең башлангычның киң яклау табуын күрсәтә, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. – Рамазан хөрмәтенә урамнарны һәм биналарны бизәп, без кешеләргә әлеге айның бөеклеген искәртәбез. Раббыбыз разый булсын! Бу күркәм эш дәвам итсен”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев