Ульяновск өлкәсендә пассажир поезды һәлакәткә очраган
Главная новость

Ульяновск өлкәсендә пассажир поезды һәлакәткә очраган

Һәлакәт вакытында 7 кеше, шул исәптән бала зыян күргән.

Күрше Ульяновск өлкәсендә пассажир поездының җиде вагоны рельслардан чыккан — якынча 7 кеше, шул исәптән бала зыян күргән. Поездда 415 пассажир булырга мөмкин,алар арасында 100 гә якын бала. 

Поезд Мәскәү-Чиләбе маршруты буенча бара. Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар. 

Чыганак: "Татарстан республикасы» социаль челтәреннән алынды


Нет комментариев