Үзбәкстанда Татарстан катнашында «Гелон» курорт комплексы төзеләчәк
Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында Кашкадәрья өлкәсе хокимы Муротжон Азимов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Кашкадәрья өлкәсе Үзбәкстанның көньягында, Кашкадәрья елгасы бассейнында урнашкан. Төбәк шактый зур сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туристлык потенциалына ия. Икътисадының нигезен ягулык-энергетика һәм газ химиясе комплекслары, электр энергетикасы, авыл хуҗалыгы, шулай ук текстиль һәм җиңел сәнәгать тәшкил итә.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республика Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре үсешенә сизелерлек өлеш кертә, ә төбәкара хезмәттәшлек экспортка озатылган һәм республикага китерелгән продукциянең ассортиментын киңәйтергә ярдәм итә. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан инвестицион климат буенча лидерлар рәтендә һәм Россиянең икътисади яктан алга киткән төбәкләре арасына керә.
Фото:ТР Рәисе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев