БУЛСА ИДЕ КАНАТЫМ
Фатих Фәтхерахманов.
Каядыр китәсе килә,
Йөрәк җилкенә көзен.
Җир шарын әйләнер идем,
Бир йөрәгемә түзем.
Көзен киткән кошныкыдай
Булса иде канатым,
Көзен китеп, язын кайтып
Йөри торган гадәтем.
Ачылыр иде дөньяның
Хикмәти могҗизасы.
Очарга яратылмаган шул
Бу җирдә кеше заты.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев