Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Линара Батталова: «Марат Мальдив мәчетендә азан әйтте»

Гаилә дуэты Марат Галимов белән Линара Батталова Мальдив утрауларында ял итеп кайтты. Җырлы гаилә анда гаҗәеп матур клип төшергән. Мальдивта булган кызык хәлләр турында безгә Линара үзе сөйләде.

    “Мальдивта “Хәтерлисеңме?” җырына клип төшердек. “Бу юлы клип төшермибез, ял итәргә барабыз”, - дип кисәтеп куйган иде Марат. Әмма мин чемоданга кирәкле әйберләрне җыйганда, ул эшнең нидә икәнен аңлады (көлә). Андагы матурлыкны күрсәң, клип төшермичә түзеп булмый.

     Клипны шунда яшәүче видеооператор төшерде. Мальдивта ачык йөзле, әмма сүзендә тормый торган кешеләр яши дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки клип төшерү өчен өч операторны белештек, берсе дә килмәде. Дүртенчесен көчкә эзләп таптык, анысы белән дә тәрҗемәче ярдәмендә сөйләштек. Ул туйлар төшерүче фотограф булып чыкты. Видеоларны да кыска итеп кенә төшерә икән. Кыскасы, безнең видеолар 4 секундлык булды (көлә). Тәүлек буе төшереп, бөтен булган материалны үзебезнекеләргә алып кайтып тапшырдык. Бу – “Җырым бул син” клибының дәвамы кебек булды. Аны Африкада, Занзибарда төшергән идек”, - ди Линара.

    “Анда халык беркая да ашыкмый, барысы да үз көенә яши. Мальдивта вакыт, чынлап та, туктала. Бу үзенә күрә бер тылсымлы урын. Ун көнгә генә барсак та, бер ай яшәп кайткан сыман булдык. Җәннәт белән тиң урын. Биш тапкыр Төркиягә барганчы, Мальдив утравына барып кайтырга киңәш итәм”, - ди Линара Батталова.
    Мальдивта төрле кызыклы хәлләр, маҗаралар да булган. “Берзаман урам буйлап барганда, Марат кычкырып татарча җырлый башлады. Яныбыздан үтеп баручы кешеләр туктап, “сез татарча җырлыйсызмы?” дип сорадылар. Танышып, сөйләшеп киттек, болар Питрәчтән булып чыкты. Кызык хәлләр күп булды инде, аларның барысын да кешегә сөйләп бетереп булмый...” - ди Линара.

    Аның сөйләвенчә, бу утрауда спиртлы эчемлекләр бөтенләй юк икән. “Шулай да җаен табучылар булды, башка утрауга барып алып килделәр. Ләкин бу утрауда исерек килеш йөрү катгый тыела. Мәчетләр бик күп. Марат көн саен мәчеткә йөрде. Беркөнне хәтта азан да кычкырды әле. Диндәге кешеләргә менә дигән ял итү урыны бу. Экскурсияләре дә ошады, бәяләре дә әллә ни кыйбат түгел”, - дип сөйләде Линара Батталова.

 

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев