Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Иҗат

Сатыш милли мирас сагында

Яңа китап

Шушы көннәрдә “Казанская недвижимость” нәшрият йортында “Сатыш  авылы  милли мирас  сагында” дип исемләнгән белешмәлек басма дөнья күрде. Зур форматлы, күпләгән төсле иллюстрация белән бизәлгән китапның авылның очар кошлар биеклегеннән төшерелгән фотосы урнаштырылган форзацы ук игътибарны нык  җәлеп итә.

Әлеге басмада Сатыш авылының 2025 елга торышын һәм үсешен тасвирлый торган текстлар, фотоматериаллар, авылның планы, йорт хуҗалыклары  исемлеге белешмәлек рәвешендә тупланган.  Бу мәгълүмат Сатышның Татарстандагы авыл тормышын мәдәният-рухият, икътисад, сәясәт, мәгариф,  халыкка  хезмәт күрсәтү,  сәламәтлек  саклау,  спорт һәм башка өлкәләрдә алга этәрүче үзәкләрнең берсе булуын күрсәтә, диелә китапка аннотациядә.

Күләмле хезмәтнең авторы-төзүчесе – Сатыш авылында туган галим, биология фәннәре докторы, Россиянең дәүләт стипендианты Хатип Габделбарый улы Мөхәммәтгалиев.

”Бүгенге Сатыш авылыбыз – безгә чаклы яшәгән а вылдашларыбызның күп гасырлар буе төзеп,  камилләштереп, күркәмләштереп, бәхетле тормыш корып яшәргә мөмкинлек тудырып буыннан-буынга тапшырып  калдырган бәһасез мирасы. Йөзләгән еллар элек Казан төбәгенең икътисадый-сәүдә һәм мәдәни-рухи үсешенә бик зур өлеш  керткән  Сатыш авылы хәзерге вакытта да Татарстанда авыл тормышын бар  яктан  үстерә торган үзәкләрнең берсе  булып кала. Бу белешмәлектә мин туган  авылым Сатышның 2025 елдагы   күренешен һәм тормышын үзем булдыра алганча күрсәтәм. Киләчәктә авылдашларым күп тапкыр яхшырак белешмәлекләр төзерләр дип өметләнәм”, – дип  язган  ул китапка кереш сүзендә.

Хатип Мөхәммәтгалиев белешмәлек өчен  материаллар биргән  авылдашларына  чиксез рәхмәтен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев