Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Иҗат

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, райондашыбыз Илмира Гыймаеваның “Юктыр ул сүз” исемле китабы дөнья күрде

Бу инде шагыйрәбезнең алтынчы китабы.

Шушы көннәрдә районыбыз­ның һәм республиканың иң нечкә күңелле шагыйрәсе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Илмира Гыймаеваның “Юктыр ул сүз” исемле китабы дөнья   күрде. Анда якташыбызның соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре туплап бирелгән. Шигырьләрдә Илмира Гыймаеваның җан әрнүе, яшәеш, туган тел, милләт өчен борчылулары, ана-бала мәхәббәте кичерешләре, бай күңел  дөньясы чагыла. Китапка шагыйрь Ләбиб Лерон язган кереш сүздә “Илмира Гыймаева – татар шигъриятендә үзенчәлекле, әйтер сүзе күп булган, тирән  фикер белән иҗат иүче шагыйрә. Төп үзенчәлеге – кеше хисләренең табигать белән үрелеп баруында. Җырлары көн саен диярлек радиодан һәм телевизордан яңгырап тора. Очрашуларга еш чакыралар үзен. Бүгенге көндә иҗаты белән танылган шагыйрә Илмира Гыймаева тормыштан ямь һәм гамь табып яши. Алга таба да унышлар юлдаш булсын үзенә, амин!” диелә. Бу инде шагыйрәбезнең алтынчы китабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев