Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

ҖЫРЛАРЫМ МИҢА КЫЕН ЧАКТА ЯЗЫЛА

Автор-башкаручы Илнат ФӘРХУЛЛИН бөтен җиргә өлгерә: туктаусыз җырлар яза, клиплар төшерә, концертлар оештыра, төрле проектларны гамәлгә ашыра. Соңгы вакытта эшмәкәр дә булып куйды. Ул хәзер — ресторан һәм заманча итеп эшләнгән комлык хуҗасы.


— Бу арада тәүлеккә 2-3 сәгать йокы белән чикләнергә туры килә. Йоклап ятсаң, проектларның берсе дә тормышка ашмый, — ди Илнат.

— Илнат, Яшел Үзәннең Әйшә авыл җирлеге территориясендә пляж ачкансыз икән?
— Без — өч партнер (Илнат, Фәнис Садретдинов, Александр Хегай — Л.Й.) берничә проект алып бара башладык. Әйшәдәге комлык “Рәхәт” дип атала. Биредә ял итүчеләрне уңайлы мохит көтә: төрле осталык дәресләре, спорт чаралары, су аттракционнары, ресторан, концерт программалары оештырылачак, мөмкинлеге чиклеләр өчен дә уңайлыклар тудырылачак. Алга таба анда глэмпинг (табигатьтә уңайлы шартлар белән йортлар) төзергә ниятлибез. Инвестор әйтмешли, Төркия Татарстанда булачак.
Ярты ел эчендә 110 кешелек “Саф” дип аталган банкет залы төзедек. Ул Питрәч районының Яңа Шигали авылы янында ачык терраса итеп ясалды. Сезон азагына хәтле эшли, кышын ябылып торачак.
Төп эшем, әлбәттә, иҗат. Яңа программа әзерлим. Айга, ким дигәндә, бер җыр, бер клип чыга.

— Җырларны башкаларга да бирәсең. Сер булмаса, бәясе күпме?
— 20 мең сумнан башлана.
— Ничек шулай күп язып өлгерәсең?
— Алар борчулы, мәшәкатьле вакытта ешрак туа. Проблемам бар икән, җыр язам. Тормышым җай гына барып, матди як та әйбәт икән, сирәгрәк туа.

— Җырларың еш язылганнан чыгып, димәк, кыен чакларың күбрәк була?
— Соңгы елларда проблемаларның төрлесе булды: гаилә, якыннарга кагылышлылары, шул исәптән матди кыенлыклар да. Шуңа күп язылды. (Илнат “Әниемне үбәр идем...” җырының сүзләрен әнисендә яман шеш авыруы ачыклангач, качып елый-елый, хастаханәдә иҗат итә, көен студиядә яза — Л.Й.)

— Гел елмаеп кына йөрисең, карап торышка барысы җай да май кебек...
— Тоела гына. Эчеңдә кояшмы, башкасымы, аны бер кеше белми. Үземне бәхетсез дип әйтмим, бәхетле.

Илнат музыкаль гаиләдә үсә. Әнисе үзе өчен генә җырлый, гармунда уйный. Абыйлары да җырга оста, әмма чыгыш ясап йөрмиләр. Гаиләдә биш малай үсә алар. Әтиләре, кызганыч, 2004 елда юл һәлакәтендә вафат була. Илнат кечкенәдән зур сәхнә турында хыяллана. Казанга аны артист булу теләге китерә. Дөрес, башкала колач җәеп каршы алмый. Башта кыенлыкларны да шактый узарга туры килә. Балачактан көтү көтеп үскән, комбайнчы булган егет югалып калмый, үз юлын таба.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Ирек мәйданы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев