Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Җырчылар сәхнәдә үлүдән куркамы?

Атна азагында җидесе узачак Димитровград шәһәренең “Карлыгач” ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллованың сәхнәдә җырлаганда егылып үлүен җырчылар гаҗәпләнеп, шок хәлендә кабул иткән. Хәтта кайбер артистлар бу темага фикер әйтүдән дә баш тартты.

Җырчыларга без, “Сәхнәдә үлүдән куркасызмы, үлем куркынычы янаган вакыт булдымы?”, дигән сорауны юлладык. Берничәсенең әлеге темага гомумән сөйләшәселәре килмәде. Сорауны җавапсыз калдырдылар. Фикер җиткерүчеләр дә Фәния ханым белән булган хәлне авыр кабул иткән. Бу очрактан соң күбесе уйга калган.

 

“Үлем хәбәре – матур хәбәр түгел. Ул кая гына килсә дә кешегә, ничә яшендә килсә дә, үлем хәбәре – авыр хәбәр. Бу хәбәрне ишеттем. Күп кешенең телендә уенда, бу хәл, авыр кичерә”, дип уртаклашты җырчы Динә Латыйпова. Аңа үз гомерендә берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Авыр, катлаулы операцияләр дә кичерә.

“Ничек без мәңгелектән килдек, мәңгелеккә китәчәкбез. Без бу дөньяның кунаклары гына. Ләкин яшисе килә, тормышның иң матур чагында иртә китү бик аяныч”, дип сөйләде ул.

Хәлсезлек булган очракта да шулай ук җырчы ире Рафаэль әфәнде белән сәхнәгә чыгалар. Үзләрен начар хис иткәндә, дару кабып куярга тырышалар икән. Динә ханымның кан басымы борчымаса да, кайвакыт тамагы шешеп, каты авырып температурасы булгалаган. Төрле юллар белән бер-ике көн эчендә тиз генә тавышларын чыгарырга тырышканнар. Авырып сәхнәгә чыйкмый калган вакытлары булмый диярлек.

“Чөнки залда тамашачы булганда, “Хәлем юк әле, мин чыкмыйм” дип әйтә алмыйсың. Концерты өзмәү – ул медицинада Гиппократ анты кебек. Без, артистлар, шундый карашта. Сәхнәгә ничек булса да чыгарга, эшләргә тырышабыз. Бик каты кискен халәт булганда, анда аерым сәбәп. Анда чыгалмыйча калуың да ихтимал”, диде Динә Латыйпова.

 

Урта буын җырчысы Раяз Фасыйховка Фәния ханымның сәхнәдә егылып үлү видеосын Тинчурин театры сәхнәсенә чыгасы көнне – Фирзәр Мортазинның концерты алдыннан күрсәтәләр.

“Сәхнәдә вакытта шул видео искә төште бит, йөрәк чәнчеп җибәрде – вәт курыктым, мин дә үләм микән, дидем”, ди Раяз.

Аның сүзләренчә, бер ара сәхнәгә чыгар алдыннан, начар була башлый аңа, табиплардан ношатырка алып иснәп, чыгарга туры килгән. “Күз тигән, өшкерегә кирәк”, дигәннәр. Шулай эшләгәч, беткән. Бервакыт кан басымы күтәрелеп, сәхнәдә егалы ук язган. “Сәхнәдә үлмәскә иде”, диде Раяз фикерен тәмамлап.

 

Элмира Сөйләйманова да бу хәбәрне авыр кичерә. “Бик кызганыч, туганнарына Алла ярдәм бирсен, кайгыларын уртаклашам”, диде ул.

Шушы көннәрдә Ленинагорск шәһәрендәге концертның соңгы номерында әллә кан басымы төшеп киттә, әллә менеп китә, аңламый кала үзе дә. Шушы ханым исенә төшә. “Аллама сакласын, андый хәлдән”, ди җырчы.

“Үлем куркынычы бар инде, кемдә юк ул? Без бит гомер буе юлларда йөрибез. Ләкин яшисе килә, балаларның үскәнен күрәсе килә, әби булу бәхетен күрәсе”, дип уртаклашты Сөләйманова.

Эльмира ханымның сәхнәдә авыр булган, баш әйләнгән чаклары да була. Тавышы өзелеп берәр хәл була калса, дип үзенең оператор егетләрен дә кисәтеп куя икән. Әмма никадәр авыр булса да моңа кадәр җырлап бетерергә тырышкан.

“Сәхнәгә чыкмый калган чаклар юк, ләкин концертны берничә минутка соңга калдырып чыккан бар, ләкин чыктык, эшләдек. Озын гомерле, исән сау булырга язсын барыбызга да”, диде Эльмира Сөләйманова.

 

Алып баручы, татарча шансон башкаручы Зөлфәт Зиннуров үзендә үлем куркынычы булган вакытны әйтә алмады. Андый очрак хәтерендә калмаган.

Кайвакытны, артык дулканланудан, каушаудан яки зур җаваплылыктан сәхнәгә чыгар алдыннан йөрәге “дөп-дөп” килгән вакытлары булган, ләкин сәхнә чыкмый калмаган.

Ул да сәхнәдә үлүдән курка. “Кем генә курыкмый микән? Андый кеше юктыр инде ул. “Менә мин сәхнәдә үлүдән курыкмыйм!”, дип җавап бирүче кеше булса, миңа да әйтерсез. Кем булыр икән ул!?”, диде Зөлфәт әфәнде.

Фото: https://tatar-today.ru

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев