Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Календарь

Алган сәгатең ошамаса...

Сатып алынган сәгатьләрне кире тапшырырга планлаштырасыз, ләкин моны эшли алуыгызга ышанмыйсызмы?

Сатучы товарны кайсы очракларда кабул итәргә һәм акчаны кире кайтарырга тиеш, ә кайчан бу  мөмкин түгел? Газета  укучыларыбызны кызыксындырган сорауга җавап  алу өчен без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.

–Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон гади сәгатьләрне (механик яки кварц) кире кайтаруны тыймый, – диде Ләйсән  Илсур  кызы. – Алары  алыштырырга  ярамаган товарлар исемлегенә кертелмәгән. Әгәр кеше гади механик яки кварц сәгать сатып алган һәм ул ниндидер характеристикалары буенча туры килмәсә, аларны 14 көн дәвамында алмаштырырга мөмкин. Ләкин моның өчен сәгатьләрнең товар кыяфәте, төргәге сакланган, барлык пломбалар урынында булырга тиеш.

Әмма җитешсезлекләре килеп чыкмаса, күп функцияле сәгатьләр (мәсәлән, датаны күрсәтү функциясе һәм башка өстәмә мөмкинлекләре булган, кыйммәтле металлардан ясалган яки кыйммәтле ташлар куелган сәгатьләрне сәүдә нокталарында кабул итмәячәкләр. Бу категориядәге товарлар кимчелекләрсез кире кайтаруга ярамый торган әйберләр исемлегенә керә. Әгәр сәгатьләрдә җитешсезлек табылса,  кулланучы аны    шундый ук товарга алмаштыруны, бушлай ремонтлатуны, сатып алу бәясенә тәңгәл рәвештә киметүгә ирешә яки сату-алу килешүен өзеп, түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итә ала.

Техник яктан катлаулы сәгатьләр өчен аерым кагыйдәләр гамәлдә: җитешсезлекләр буенча дәгъваларны сатып алганнан соң беренче 15 көн дәвамында белдерергә мөмкин. Бу вакыт узгач, акчаны бары тик түбәндәге очракларда гына кире кайтарып була:   сизелерлек кимчелек ачыкланганда,   ремонт сроклары бозылганда,   еш ватылулар аркасында товарны озак вакыт файдаланып булмаганда.

Интернет-кибеттән онлайн сатып алынган товарларны кире кайтару кагыйдәләре стандартлардан аерыла. Заказны алганчы теләсә кайсы вакытта аннан баш тартырга хокукыгыз бар. Шулай ук товарны алганнан соң, сәбәбен аңлатмыйча гына аны 7 көн дәвамында кире кайтарырга мөмкин. Әгәр сатучы язма рәвештә кире кайтару кагыйдәләре һәм сроклары турында мәгълүмат бирмәгән булса, товардан баш тарту срогы 3 айга кадәр арта.

Товарны кире алганда сатучы аның бәясен кайтарырга тиеш. Ләкин ул кайтарту (доставка) чыгымнарына тиң сумманы тотып калырга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев