Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Россия яшьләре көне белән!

Кадерле егетләр, кызлар! Барыгызны да календарьдагы истәлекле вакыйга - Яшьләр көне белән тәбрик итәбез.

Сез – өлкән буынның алдагы тормышка ышанычы, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Җәмгыятебез алдында торган олы бурычларны хәл итү эстафетасы өлкәннәрдән сезнең кулларга тапшырыла. Яшьләр көне районыбызның егет-кызлары өлгергәнлек аттестатлары алган вакытка туры килүе дә тирән әхлакый мәгънәгә ия. Күпләрегез белем алуны дәвам итәр, кайберләрегез эшкә урнашыр. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз. Бәйрәмегезне һәм гомерегезнең чәчәкләргә тиң чорын истә калырлык итеп үткәрегез. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы телибез.

Саба  муниципаль  районы  Советы һәм  башкарма  комитеты.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев