Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Билбау көрәше батыры, тренер Алмас Заһретдинов юл-транспорт һәлакәтендә үлгән

Чаллының «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы 62 яшьлек Алмас Заһретдинов Әлмәт янындагы трассада юл-транспорт һәлакәтендә үлгән.

Чаллының «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы 62 яшьлек Алмас Заһретдинов Әлмәт янындагы трассада юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га  Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте раслады.

«Шәһәребезнең күренекле тренерларының берсе - Алмас Талип улы Заһретдинов вафат булды. Ул үз эшенә, спортчыларны тәрбияләүгә бөтен барлыгы белән чумган кеше иде. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз», - диелгән Чаллы шәһәре башкарма комитетының телеграм-каналында.

Алмас Заһретдинов – билбау көрәшендә танылган батыр, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацияле тренер иде.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Әлмәт-Нурлат трассасының 46 нчы чакрымында булган. Биредә «ГАЗель» һәм «Лада» маркалы җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. «Лада» автомобиле белән Алмас Заһретдинов идарә иткән булган. Тренер урында ук һәлак булган. Җиңел машинадагы 17 яшьлек пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр.

Чыганак :https://tatar-inform.tatar/news/bilbau-korase-batyry-trener-almas-zahretdinov-yul-transport-halakatenda-ulgan-5852826

Фотографияләр алынды : https://www.tatar-inform.ru/news/pogibsim-v-strasnom-dtp-pod-almetevskom-okazalsya-izvestnyi-celninskii-trener-5861753

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев