Чирмешән районында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган - фото
Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган - фото

Һәлакәт кичә 21.50 сәгатьтә Кузайкино – Нурлат трассасының 28нче чакрымында булган.

Социаль челтәрләрдә Чирмешән районындагы юл-транспорт һәлакәтеннән фотолар пәйда булды. Һәлакәттә “Маз” йөк машинасына бәрелгән “Шкода” автомобиле белән идарә итүче 61 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.

Һәлакәт кичә 21.50 сәгатьтә Кузайкино – Нурлат трассасының 28нче чакрымында булган.

Һәлакәт “Шкода” автомобиленең каршы як полосага чыгуы аркасында килеп чыккан, дип фаразлана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев