Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Эфиопиядәге авиаһәлакәттә гомере өзелгән россиялеләрнең кем икәннәре билгеле

Авиаһәлакәттә 157 кешенең гомере өзелгән.

Саклык банкы Эфиопия авиакомпаниясенең фаҗигагә юлыккан лайнерында үзенең ике хезмәткәре һәлак булуын раслады. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы учреждениенең матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Саклык банкы үз хезмәткәрләре – Эфиопиядә фаҗигагә юлыккан очкычта булган ирле-хатынлы Екатерина һәм Александр Поляковның үлемен раслады», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, саклык банкында эшләгән Поляковлар Африкага ял итәргә киткән.

«Һәлак булучыларның туганнарына тиешле бөтен ярдәм күрсәтеләчәк. Саклык банкы әлеге авиаһәлакәттә үлүчеләрнең (анда 157 кешенең гомере өзелде) барысының да туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», - диелә хәбәрдә.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев