Саба таңнары

Сабинский район

16+
Хәвеф-хәтәр

ГАИ: Яңа ел каникуллары хроникасы

Яңа ел каникулларында Дәүләт автоинспекциясе аек булмаган йөртүчеләрне ачыклау эшен активлаштырды.

ГАИның район бүлекчәсе инспекторы хәбәр иткәнчә, гыйнварның ун  көнендә автомобильчеләр тарафыннан юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәүнең 108 очрагы (тизлек режимын арттыру, иминлек  каешын эләктермәү һәм башкалар) теркәлгән. Аек булмаган 4  йөртүче административ, берсе җинаять җаваплылыгына  тартылган. Шулай итеп, исерекләр үз  вакытында  туктатылган, шулай да кайберләре юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарырга өлгергән.   2026 елның 2 гыйнварында сәгать 13:00 тирәсендә Лесхоз бистәсе янында ике  кешенең (27 яшьлек пассажир, 32  яшьлек  йөртүче) үлеме белән тәмамланган фаҗига – шуның бер мисалы. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Кукмара ягыннан хәрәкәт иткән BMW X6 автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Lada Xray автомобиленә бәрелгән. Нәтиҗәдә Lada юл читенә әйләнеп төшкән. Авариядә  15 һәм 7 яшьлек ике балигъ булмаган пассажир да  зыян  күрә. Әлеге факт буенча алып барылган процессуаль тикшерү барышы район прокуратурасы контролендә. Тикшерү гаепленең тыелган матдәләр куллану фактын  раслады.

Хәзер BMW X6 автомобиле йөртүче сак астына алынды. Тыелган матдәләр  кулланган ир-атка  «Исерек хәлдә булган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында ике кешенең үлеменә китерү» дигән аеруча авыр статья буенча рәсми гаепләү белдерелгән. Йөртүчене 12 елга кадәр иректән мәхрүм ителү  яный. Шулай ук әлеге статья өч елга кадәр билгеле вазифалар биләүдән яки аерым төр  эшчәнлек белән шөгыльләнүдән тыюны да күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев