Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда авариядә бер кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән

Себер трактында бәрелешкән машиналарның берсе түбәсенә капланган, икенчесе юл кырыендагы коймага бәрелгән.

Бүген Казанның Себер трактында юл һәлакәте булган. Авариядә бер кеше үлгән, өч кеше имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Себер трактында "Фиат" һәм "Лада" автомобильләре бәрелешкән. Машиналарның берсе түбәсенә капланган. Икенчесе юл кырыендагы коймага бәрелгән.

"Авариядә дүрт кеше зыян күргән. Шуларның берсе ашыгыч ярдәм килгәнче җан биргән. Өч кешене Казанның 7нче хастаханәсенә китергәннәр. Бер ир-ат бик авыр хәлдә реанимациядә. Икенче ир-ат уртача хәлдә, профильле бүлектә ята. Имгәнгән хатын-кызның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә", - дип сөйләделәр ведомствода. 

Фото: очевидцы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев