Казанда автомобиль өлкән яшьтәге ир-атны таптаткан
Юл-транспорт һәлакәте бүген Ершов урамында булган.
Казанда чит ил машинасы өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән. Ир-ат кома хәлендә. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Бүген көндез «Киа» автомобиле йөртүчесе тиешсез урында юл аша чыгып барган 73 яшьлек ир-атны таптаткан.
Зыян күрүченең баш сөяге-мие җәрәхәтләнгән. Аны кома хәлендә хастаханәгә озатканнар.
Фото: очевидцы
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев