Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.
Казанда “Волжская гавань” торак комплексы районында канализация Иделгә аккан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү фаразлары буенча, 2018 елның гыйнвар урталарында Боевая урамындагы канализация-насос станциясеннән канализация сулары Идел елгасы култыгына аккан.
Нәтиҗәдә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре алган суда пычратучы матдәләр бермә-бер арткан.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе әлеге факт нигезендә “Экологик куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эшләү кагыйдәләре бозылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Нет комментариев