Казанның Дәрвишләр бистәсендә биш катлы йортта янгын чыккан
Хәвеф-хәтәр

Казанның Дәрвишләр бистәсендә биш катлы йортта янгын чыккан

Янгын бүген көндез Липатов урамындагы күпфатирлы йортның дүртенче катында чыккан.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә биш катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына янгынны үз күзләре белән күрүчеләр хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматларга нигезләнеп, янгын бүген көндез Липатов урамындагы күпфатирлы йортның дүртенче катында чыккан.

Һәлакәтнең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр саны ачыклана.

Фото: очевидцы

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев