Колумбия җанатарлары Казансуда батучы ир-атны коткарган
Хәвеф-хәтәр

Колумбия җанатарлары Казансуда батучы ир-атны коткарган

Татарстан башкаласы кунаклары ир-атны яр буена бау ярдәмендә тартып чыгарган.

Колумбия җанатарлары Казансуда батучы ир-атны коткарган. Испания туристы социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта видео урнаштырган.

Ролик авторы сүзләренчә, бу вакытта барысы да яр буендагы кафеда утырган. Кайсыдыр мизгелдә күрше өстәлдә утырган ир-ат чишенеп, суга сикергән. Колумбия кунаклары башта аны шаярта гына дип уйлаган, әмма соңыннан ир-атның бата башлавын күргән. Шуннан соң җанатарлар аңа ярдәмгә ашыккан.

Татарстан башкаласы кунаклары ир-атны яр буена бау ярдәмендә тартып чыгарган. 

Фото: кадр из видео


Нет комментариев