Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Күрше республикадан тренер ире һәм балалары белән коточкыч юл һәлакәтендә вафат булганнар

Юлларда сак һәм уяу булыгыз!

   Тверь янындагы коточкыч авариядә  бер гаилә -Новочебоксарскидан дзюдо буенча тренер Надежда Тимофеева, аның ире һәм ике баласы һәлак булган.

Фаҗига М-10 «Россия» трассасында килеп чыга. Гаиләнең  ял итәргә барышы булган.  9 июльдә 4:40 сәгатьтә федераль трассаның 291 нче километрында Hyundai Solaris йөртүчесе, ГАИның беренчел мәгълүматлары буенча, каршы як полосага чыккан һәм каршыга килүче «КамАЗ»га белән бәрелешкән. Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, җиңел машина металл өеменә әверелгән. Аның эчендә беркем дә исән калмаган.

Соңрак ачыкланганча, теге машинада тулы бер гаилә барган. 39 яшьлек ир - ат, аның 35 яшьлек хатыны, 14 яшьлек кызы һәм 4 яшьлек улы. Машина йөртүченең хатыны - Надежда Тимофеева. Новочебоксарскта аны спортчылар даирәсендә яхшы беләләр. Ул 1 нче номерлы спорт мәктәбендә дзюдо буенча тренер булып эшләгән, дистәләгән малай һәм кызга татамида көрәшергә  өйрәткән.

  "Һәрвакыт нурлы һәм шат күңелле Надежда Анатольевна үз гомерен спортка һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлады. Аның  җитәкчелегендә Чувашиянең дистәләгән яшь спортчысы шәһәр һәм республика ярышларында беренче җитди җиңүләргә иреште. Үз шәкертләре өчен ул тренер гына түгел, ә дзюдоның төп кыйммәтләрен - хөрмәт, кыюлык, намуслылык һәм үз-үзен контрольдә тотуны тәрбияләгән акыллы укытучы да иде», - дип искә алалар аны бергә эшләгән хезмәттәшләре.

  Спорт мәктәбендә  9 июль иртәсендә булган хәлләргә һаман да ышана алмыйлар. Дуслары һәм хезмәттәшләре бөтен бер гаиләне югалту башка сыймый, диләр. Моны аңлау мөмкин түгел. Бер мизгелдә дүрт кеше-әни, әти, кыз, ул…

Аллаһы Тәгалә мондый хәсрәтләрне беркемгә дә күрсәтмәсен.Юлларда сак һәм уяу булыйк.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев