Кләмәнтәй авылында йорт түбәләре купкан, теплицалар, йорт яны корылмалары зыян күргән.
Кичә, 28 апрельдә, Әлмәт районының Кләмәнтәй авылында чыккан көчле җил хуҗалык корылмаларына сизелерлек зыян салган. Бу хакта районнан “Татар-информ” чыганагы хәбәр итте.

Чыганак җибәргән фоторәсемнәрдән күренгәнчә, нигездә йорт түбәләре, теплица япмалары кубарылган, каралты-куралар җимерелгән.



Фото: Гөлзидә Камалова
Нет комментариев