Әлмәттә диспетчерлык пунктында эшләүче хатынны пычак белән кадап үтерәләр
Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә диспетчерлык пунктында эшләүче хатынны пычак белән кадап үтерәләр

2 июльдә Әлмәт шәһәрендә диспетчерлык пунктында эшләүче 38 яшьлек хатынны үтергәннәр. Әлеге җинаятьне күзәтү камерасы төшереп торган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Диспетчерлык пунктында эшләүче хатынны пычак белән кадап үтерәләр. Бу хатын машина йөртүче бер ир-ат белән бәхәскә керә. Шуннан соң ир-ат диспетчерның муенына, эченә берничә тапкыр пычак белән кадый һәм чыгып кача.

Яраланган хатынны хастаханәгә озаталар. Ләкин ул реанимациядә вафат була.

Әлеге җинаятьтә шикләнелеп 42 яшьлек ир-ат тоткарлана. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Коточкыч җинаять мизгеле кадрлары социаль челтәрдә таралган.

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-today.ru


Нет комментариев