Норлатта газ торбасындагы күгәрчен аркасында ике бала һәм ике олы кеше агуланган
Балалар хастаханәгә китерелгән
Узган ялларда Татарстанда газ белән бәйле берничә гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Нурлатта якшәмбе иртәсендә газ белән агуланган ике бала, шулай ук 41 яшьлек хатын-кыз һәм 47 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Вентиляцияне тикшергәндә газ җылыткычының төтен чыгара торган торбасында күгәрчен тапканнар.
Ике көн элек газ белән агуланып хастаханәгә Чистай кешесе эләккән була. Ир-ат плитә янына килә, газны кабыза, ләкин бу вакытта аның йөрәк өянәге башлана — конфорканы кабызырга өлгерми кала.
Моннан тыш, ялларда газ белән бәйле биш очрак теркәлгән. Аларның икесе Казанда, тагын өчесе Биектау районында булган. Бу йортларда газ белән тәэмин итү вакытлыча сүндерелгән. Дәүләт торак инспекциясе тикшерү үткәрә. Нурлаттагы вакыйгага аерым игътибар бирелә.
Чыганак: КП Казань
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев