Таҗикстан студенты чемоданында Казанга салкын корал алып килергә уйлаган
Хәвеф-хәтәр

Таҗикстан студенты чемоданында Казанга салкын корал алып килергә уйлаган

Таможня хезмәткәрләре пычакны Казан аэропортында алган.

Таҗикстан студенты чемоданында Казанга пычак алып килергә уйлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан таможнясы матбугат хезмәтеннән.

Худжант-Казан авиарейсы пассажирларын тикшергән вакытта таможня хезмәткәрләре бер чемоданда яткан пычакка игътибар иткән.

Пычакны конфискацияләп, Түбән Новгородка эксперт-криминалистика хезмәте бүлегенә экспертизага җибәргәннәр.

Фото: пресс-служба Татарстанской таможни

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев