Татарстанда М-12 трассасындагы авариядә дүрт кеше һәлак булды
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда М-12 трассасындагы авариядә дүрт кеше һәлак булды

Иртән Татарстанның Кайбыч районында, Олы Биризнәк авылы янында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды

«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, М-12 трассасының Казанга таба түләүле участогының 709нчы чакрымында Hyndai җиңел автомобиле «Газель» йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәттә җиңел автомобильдә булган дүрт кеше һәлак була. Йөк машинасы йөртүчесе җәрәхәтләнмәгән. Хәзер һәлак булганнарның шәхесләре ачыклана.

Чыганак:Татар информ

Фото: Татар информ


Нет комментариев