Фаҗига Нурлат районында килеп чыккан.
Татарстанның Нурлат районында шәхси газлаштырылган мунчада ике ир-атның гәүдәсен тапканнар.
ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматы буенча, һәлак булучыларга 60 һәм 59 яшь булган. Аларның үлем шартлары хәзерге вакытта ачыклана. Мунча газ заглушкасы урнаштыру белән сүндерелгән.
«Татар-информ» га билгеле булганча, «Нурлатгаз» ЭПУ белгечләре газ казанына техник хезмәт күрсәтүне график буенча 2025 елның маенда үткәргәннәр.


Нет комментариев