Һәлакәт Мамадыш-Кукмара юлында булган.
Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелү сәбәпле, бер кеше үлгән, өчесе имгәнгән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә кич Мамадыш-Кукмара юлында булган.

«Форд Мондео» белән тугызынчы модельле «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән. Өч кеше имгәнгән. Аларны хастаханәгә озатканнар.


Фото: очевидцы
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев