Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Яңа Зеландиядә мәчетләрдә атышта кырык кеше һәлак булган

Крайстчерч шәһәрендә, аның янындагы Линвуд шәһәрендә ике мәчеткә һөҗүм вакытында тагын егермеләп кеше яраланган.

Яңа Зеландиянең Премьер-министры бүген мәчетләргә һөҗүм вакытында кырык кеше үлүен раслады. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Крайстчерч шәһәрендәге Дин-авеню мәчетендә 30 кеше, Линвуд мәчетендә 10 кеше һәлак булды, дип сөйләгән Премьер-министр.

Тагын егермеләп кеше яраланган. Алар хастаханәдә дәвалана.

"Дүрт кеше тоткарланды. Өч ир-ат һәм бер хатын-кыз", - дип сөйләгән Яңа Зеландия полициясе комиссары Майк Буш.

Шартлый торган берничә җайланманы зарарсызландырганнар.

Брентон Таррант исемле 28 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул 17 минут дәвамында мәчеттәге кешеләргә атканын видеога төшереп торган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: https://pixabay.com | NjoyHarmony

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев