Кичә кичке сәгать алтынчы яртыда Татарстанның Арча районында Ашытбаш – Шушмабаш - Карадуган трассасында авариядә бер кеше үлгән.
Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Datsun җиңел машинасы юл кырыена төшеп киткән, анда машина берничә тапкыр әйләнгән.
Машина йөрткән 47 яшьлек хатын-кыз алынган җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак булган. Пассажир утыргычындагы 12 яшьлек үсмер имгәнгән, аны хастаханәгә салганнар.
Нет комментариев