Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Юлбатта мунча яна язды

Районыбызда 2019 елда тагын бер янгын очрагы теркәлде һәм бу юлы да ут мунчадан чыкты. Күңелсез хәл шимбә көнне 14 сәгатьләрдә Юлбат авылында була.

Сарайлар янәшәсендәге мунча өстеннән төтен күтәрелә башлый. Янгын сүндерүчеләрнең (авыл дружинасы һәм районнан килгән) оперативлыгы нәтиҗәсендә эш зурга китми, хәзер ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. Гадәттә мунчага артык кызу ягудан ут каба. Шуның өчен морҗа белән түшәм арасында янмый торган материал кыстырылган булырга һәм аның бөтенлеге даими тикшерелеп торырга тиеш. Мич ягу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыкларны кулланмагыз; балаларны игътибардан читтә һәм ялгызларын гына өйдә калдырмагыз, янган мичләрне карауны аларга тапшырмагыз, дип МЧСның район күзәтчелеге бүлеге! Шушы кагыйдәләрне төгәл үтәү сезне янгыннан саклар.

Фото: https://pixabay.com | Myriams-Fotos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев