Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Булатка безнең ярдәм кирәк

Кукмара районы газетасы хезмәткәре Гөлия Нуриеваның энесе Булатка ярдәм кирәк Балага Мәскәү дәваханәләренең берсендә бик катлаулы - арка мие җелеген күчереп утырту буенча операция ясалды. Хәле бик авыр.

Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы хезмәткәре Гөлия Нуриеваның бертуган энесенең улы - 3 яшьлек Булатны 5нче телеканалдан күрдем. Сабый, чырык-чырык көлеп, нәни куллары белән телекамерага үрелде. Кызык тоелгандыр инде, чөнки аның дөньяга килгәннән бирле башка балалар кебек рәхәтләнеп уйнаганы, шаярганы юк. Бөтен гомере дәваханә стеналары эчендә үтә. Уколлар, системалар, химиятерапия һәм башка процедуралар, дисеңме. Әйтерсең, ул дөньяга газаплар күрү өчен туган. Әлеге тапшыру барышында янына табиб килгәч тә, бичара сабый шыңшый, еламсырый башлады. Моны күргән һәркайсыбызның йөрәкләреннән кан тамгандай булды. Хәзер Булатка Мәскәү дәваханәләренең берсендә бик катлаулы - арка мие җелеген күчереп утырту буенча операция ясалды. Хәле бик авыр. Их, шуңа гомер бүләк итәсе, көлеп уйнап йөргәнен күрәсе иде! Тумышы белән Кукмара районының Түбән Өскебаш авылыннан булган, Алабуга шәһәрендә төпләнеп яшәүче әти-әнисе Гөлзия һәм Илдар Нуриевлар өчен төн йокыларын качырган гаять зур сынау бу. Беренче сабыйларын югалту кайгысыннан да арынып җитмәгән әле бу пар. Бала хәсрәтеннән дә авыррак хәл юктыр, мөгаен. Булатны явыз чир тырнагыннан йолып алу өчен барысына әзер алар, Гөлзия ханым инде үзе донор булган. Хәзерге вакытта сабыйны тернәкләндерү һәм Мәскәүдә яшәү өчен дә зур суммада акчалар кирәк.

Хөрмәтле татарстанлылар! Нәни Булатны савыктыру өчен хәлдән килгәнчә булышыйк. Яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр.

Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаларны Нуриева Гөлзия Гомәровнаның "Сбербанк" картасына 639002629018429489 юллый ала.

Гөлҗофар Миннеханова, Кукмара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев