Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район буенча 1 апрельгә граж­даннардан 7 миллион 169290 сум үзара салым акчасы җыелган

Узган елның 20 ноябрендә үткәрелгән рефе­рендумнан соң район буенча 1 апрельгә граж­даннардан 7 миллион 169290 сум үзара салым акчасы җыелган.

Райондагы 13 авыл җирлегендә планлаштырылган үзара салым күләме тулысынча кергән.

Саба шәһәр, Олы Нырты, Эзмә, Мичән, Тимершык, Иштуган авыл җирлекләрендә гражданнарның 30 мең-7 мең сум тирәсе биреп бетерәселәре бар. Үзара салым җыю буенча иң түбән процент (нибары 85%) Шәмәрдән авыл җирлегендә күзәтелә. Ягъни тагын 215 мең сум җыйныйсылары бар. Кемдер ниндидер сәбәп аркасында аны вакытында түли алмаган икән, бу эшне якын арада башкарырга кирәк. Җыелган үзара салымга карап, республика бюджетыннан шул суммадан 4 тапкыр артык күләмдә акча күчерелә һәм ул авыл җирлекләре референдумнарында билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев