Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада имтиханнар дәвам итә

2016нчы елның дәүләт йомгаклау аттестациясе бердәм расписание нигезендә дәвам итә.

7нче июнь көнне 9нчы сыйныф укучылары татар теленнән ТДИ тапшырды. Имтиханда барлыгы 73 укучы катнашты.

Һәр елны сайлау имтиханнарында иң популяр предмет булып җәмгыять белеме кала бирә, 8нче июнь көнне әлеге предметтан 84 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырды. Укучыларга мәктәп программасын уңышлы үзләштергәнлекләрен дәлилләү өчен, Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт тарафыннан куелган минипаль 42 баллдан да ким булмаган балл җыярга кирәк.

9нчы июнь көнне 9нчы сыйныф укучылары тарих, география, физика һәм биологиядән дәүләт имтиханнары тапшырачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев