Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яхшырак яшәргә телиләр

Узган җомгада Эзмә, Шәмәрдән һәм Иштуган авыл җирлекләрендә "Бердәм Россия" партиясенең халыкны кабул итү мобиль пункты эшләде.

Сайланачак депутатларга барысы 10 наказ бирелде. Мөрәҗәгатьләрнең байтагы Дәүләт Думасы эшчәнлегенә турыдан-туры кагыла. Әйтик, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүгә кагылышлы федераль закон кабул ителде, әмма әлеге җирләрдә төзелгән йортларга коммуникацияләр үткәрүне финанслау механизмы эшләнмәгән. Шунлыктан проблема килеп чыга. Эзмәдә - Светлана Дәминова, Шәмәрдәндә Эльмира Гәрәева күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләренә газ, су, ут линияләре үткәрүне хәл итүне сорадылар. "Суны кертүдә булса да ярдәм итсәгез иде. Безнең өч бала, ирем гел диярлек эштә, мин башнядан су ташырга физик яктан да булдыра алмыйм. Урамга таш салдырасы иде, яңгырлардан соң тоташ пычрак бездә",- дип кабул итү пунктының махсус бланкына язды "Шәмәрдән-2" дә яшәүче Э.Гәрәева.

Ә Рузилә Фәсхетдинова гозереннән күренгәнчә, Шәмәрдәндә яшьләр кичләрне файдалы итеп кайда үткәрергә белмиләр. "Бездә яшьләр 2000гә якын. Аларга кичәләр, төрле түгәрәкләр оештыру, дискотека, өстәл уеннары уйнау өчен кофе бирү аппаратлары белән заманча җиһазландырылган бина булсын иде. Волонтерлар буш вакытны файдалы үткәрү өчен барысын да эшләргә әзер",- дигән ул. Шәмәрдән яшьләре шулай ук тагын бер спорт мәйданчыгы, роллерлы чаңгы трассасы төзүне дә сорадылар. Андый трассаны Эзмә авыл җирлегенә кергән Калатауда булдыру турында сүз күптәннән алып барыла. Тау чаңгысы спорты буенча укучылар белән күнегүләр алып баручы Азат Галиев роллерлы чаңгы трассасы төзелешенең киләчәгенә кагылышлы үтенечен җиткерде. Халык сораулары депутатларның Дәүләт Думасындагы эшчәнлеген оештыру өчен кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев