21 май –Бөтендөнья Космос көне.
Бу хакта КФУ студенты Зөлфәт Галимов уйланулары Өч, ике, бер! Киттек! 21 майда бөтен дөнья Космос көнен бәйрәм итә. Бутап йөри күрмәгез, аның 12 апрельдәге Космонавтика көне белән уртаклык юк. Бу бәйрәмнәрне бер үк дип әйтәсегез килсә, шундый ук уңышлар белән "Җир шары" һәм "авыл хуҗалыгы" көннәрен дә аерым бәйрәм...
Бу хакта КФУ студенты Зөлфәт Галимов уйланулары
Өч, ике, бер! Киттек!
21 майда бөтен дөнья Космос көнен бәйрәм итә. Бутап йөри күрмәгез, аның 12 апрельдәге Космонавтика көне белән уртаклык юк. Бу бәйрәмнәрне бер үк дип әйтәсегез килсә, шундый ук уңышлар белән "Җир шары" һәм "авыл хуҗалыгы" көннәрен дә аерым бәйрәм итеп тормаска кирәк. Болай уйлап карасак, уртак әйберләре җитәрлек бит, ләкин нәрсә безне туктата? Әлбәттә, аларның принциплары бөтенләй бүтәнчә булуы. Килеп чыгышы болай: 1998 елда "Мир" орбиталь станциясендә 21 майны "Космос көне" дип игълан иткәннәр. Шуннан бирле, ел саен 21 майда Космос көне уздырыла.
Без галәм турында бер нәрсә дә белмибез дисәк, алдалау булмас. Чөнки ул үзендә бик күп серләр саклый, һәм җир шарында яшәүче халык аларның йөздән бер өлешен булса да чишмәгән.
Ә хәзер иркенерәк утырыгыз, мин сезгә шул өлештән алынган иң кызыклы ачылышларны сөйләп китәм:
- Безнең системада иң таза, мул, зур масса номинациясендә Кояш җиңә. Шулай итеп, кызлар, тынычланыгыз. Кояшның авырлыгын үлчәсәң, анда 31 данәдән торган, шуларның 21 ноль булган сан чыгачак. Системаның бөтен планеталарның массасын кушсак, 100% тан 0.2% кына алып торачак, ә калган 99.8 % кояшка туры килә.
- Эчергә яратучы кешеләргә "Орел" исемле планета күңеленә ятачак. Андагы болытлардагы табылган спирттан 200 млн. литрга хәтлек сыра ясап була. Бу ачылыш 1995 елда игълан ителгән. Әлбәттә, ул болытларда бүтән химик матдәләр дә бар, ләкин өстенлекне спирт ала.
- Йолдызлар арасындагы бушлыкның, шулай ук, тавышы бар. Без үзебезнең колаклар белән генә бер ничек тә ишетә алмыйбыз. Ләкин Voyager-1 исемле коссмик апарат аның тавышын яздыра алган. Колакка татар моңлары кебек, май булып ята дип әйтә алмыйм, ләкин тыңлап карый аласыз.
- Сез Юпитер, Нептун, Сатурн һәм Уран планеталарының өстенән атлап йөри алмас идегез. Чөнки аяк астыгызда каты җир булмаячак.
- Кызыл планетада кояш баюы зәңгәр төстә. Бу сирәк күренешне "Оппортьюнити" исемендәге марсоход төшереп алган.
Зөлфәт Галимов,
Казан федераль университеның җурналистика бүлеге студенты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев