Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

28 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Зәки улы Тимерҗанов Саба районы хакимиятендә гражданнарны кабул итте [+фото]

Кабул итүдә шулай ук Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Газинур Галимов, РФ Тикшерү комитетының Та­тарстан Республикасы бу­енча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ай­рат Әхмәтшин катнашты.

Кабул ителүгә алдан ук ике райондашыбыз язылып, аларның берсе мәсьәләне журналистлардан башка кына карауны сорады. Сабадан 81 яшьлек Мансур Закиров гозерен хәтта күз яшьләрсез җиткерә дә алмады. Бөек Ватан сугышы елларында гаиләләре белән Карело-Фин СССРга күченеп китү­ләре сәбәпле, 6 яшьлек вакытта Ленинград блокадасында калулары, ул мәхшәрләрне кичеп тә бүгенгәчә блокадачы булып исәпләнмәвен бәян итте. Төрле органнарга язып та, әлеге мәсьәлә бүгенгәчә хәл ителмәвен җиткерде. Шулай ук Россия Кораллы Көчләренең юбилей медальләренең барысы да тапшырылмауны ачыклауны сорады. Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Мансур Закировның гозерен игътибар белән тыңлап, әлеге сорауларның җитдилеген ассызыклады. «Блокадачы булып исәп­ләнер өчен элек сез яшәгән территориянең чикләрен өйрәнергә ки­рәк. Ул дөрестән дә блокада чик­ләренә кергәнме икән­ле­ген төгәл ачыклау мөһим. Әгәр сез яшәгән урын блокада чикләренә кермәсә, архивларда күпме генә эзләсәң дә файда бирмәяәчәк. Без бу сорауны өйрәнәчәкбез», - диде баш инспектор. Шулай ук Закировның икенче сора­вының да гади булмавын әйтте. «Төрле Дәүләт бүләкләре, медальләр Указ нигезендә бирелә, аларның төп нөсхәләре архивларда озак еллар буена саклана. Ә юбилей медальләрен тапшыру тәр­тибе башкача. Алар ар­хивларда озак сакланмыйлар, ул бары тик медальнең таныклыгы белән генә раслана. Юбилей уңаеннан булдырылган медальләр инде гамәлдә юк, башкача чыгарылмаган. Шуның өсте­нә, инде күп еллар узган. Әлбәттә, республика военкоматы аша без бу сорауны ачыкларга тырышачакбыз», -дип җаваплады баш инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев