Уенда 22 мәктәптәпнең 11 җыелма командасы көч сынашты. Уен 11 төрдәге төрле станцияләргә бүленеп уздырылды. Һәр команда үзенә тапшырылган бәяләү кәгазьләренә баллар җыйды.
Иң югары балл җыючы командалар Сәләтле балалар интернат- мәктәбе һәм Завод-Нырты мәктәпләре, алар 1 нче урынга лаек булып, бәйгенең абсолют чемпионы исемен алдылар. 2 урынга Лесхоз һәм Тимершык урта мәктәпләре чыкса, 3 нче урынны Икшермә кадет-интернат мәктәпбе һәм Явлаштау урта мәктәпләре укучылары лаек булды.
Әлеге бәйге бу елны беренче мәртәбә Район балалар Думасы активистлары көче белән уздырылды. Активист укучылар, алдан әзерләнгән төрле биремнәр белән, уенда катнашучыларны сынап карадылар. Ә ахырда шулай ук Район балалар Думасы һәм "Молодая гвардия" активистлары белән берлектә Сабаның үзәк урамында, якынлашып килүче Халыклар берлеге көне уңаеннан акция үткәрелде
Җиңүче һәм барлык катнашкан командаларга бүләкләр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Нет комментариев