Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

5 нче декабрьдә Кыш бабайның әкияти поезды Казанга киләчәк

Шәһәрлеләр артистлар һәм аниматорлар катнашында бушлай күңел ачу программасын карый алалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). 5 нче декабрьдә Казан-1 тимер юл вокзалына Кыш бабайның әкияти поезды киләчәк. Бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция Татарстан Республикасы башкаласында тукталышны 15:35 сәгатьтә ясаячак.

Поезд 19 вагоннан тора, аларда кабул итү салоны, сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен «Әкият авылы», ресторан һәм сувенир кибете бар. Вагоннар йөзләгән фонариклардан торган гирляндалар белән бизәлгән паровоз артыннан барачак. 

Казан халкын Кыш бабай поезды янында бәйрәм программасы көтә. Артистлар һәм аниматорлар кышкы әкият атмосферасына чумарга ярдәм итәчәк. Керү бушлай. 

Кунакларны күчмә резиденциянең үзендә проект сайтында алдан сатып алынган билетлар буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте. 

Кыш бабай ил буйлап сәяхәтне 22 нче октябрьдә Бөек Устюгтан башлады. Поезд ил буенча 33 мең км юл үтәчәк. Состав шулай ук Йошкар-Ола, Ижевск һәм башка шәһәрләрдә тукталыш ясаячак. 

Проектны «Россия тимер юллары» ААҖ һәм Вологда өлкәсе хөкүмәте гамәлгә ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев