"Ачык йөзле, тәмле телле хат ташучыбыз Гөлнара Гәрәеваны бик яратып көтеп алабыз"
Хат ташучы эше бик җаваплы. Кыш бураннарымы, язгы пычрак, җәйге җил-давылмы, көзге яңгырлармы - аның эше тукталырга тиеш түгел.
Безнең Гөлнарабыз авыр сумкасын күтәреп, көн дә Үзбәк Закиров, М.Горький, Яшьләр, Нәбиуллин, Мотыйгуллин, Гагарин, 9 Май урамнары, Мәктәп тыкрыгы буйлап үтә, матбугатны, пенсия-пособиеләрне, заказлы һәм гадәти хатларны халыкка вакытында җиткерү өчен тырыша. Ачык йөзле, тәмле телле Гөлнара Гәрәеваны без бик яратып көтеп алабыз. Абунәчеләр белән уртак тел табу өчен һәркемгә шәхсән якын килү кирәк. Мин үзем "Саба таңнары" газетасын гомер буе алдырам, көтеп алам, яратып укыйм, республика һәм район яңалыклары белән танышам. Матбугатның һәркем өендә көтеп алынган кунак булуын телим.
Мәрзыя Кәримова,
хезмәт ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев