Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ана шатлыгы

Мин бу нурлы йортка кергәндә гаиләдәге иң өлкән кеше - 87 яшьлек Фагыйлә әби дисбе тартып, килене- озакламый 60 яшен тутыручы Миңзифа апа йон эрләп утыра иде. Килеп керүгә күзгә ташланган шушы күренеш мине биредә яшәүчеләр белән тагын да якынайтып, кызыксыну хисен тагын да көчәйтте. Олы Кибәчедә яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсендә...

Мин бу нурлы йортка кергәндә гаиләдәге иң өлкән кеше - 87 яшьлек Фагыйлә әби дисбе тартып, килене- озакламый 60 яшен тутыручы Миңзифа апа йон эрләп утыра иде. Килеп керүгә күзгә ташланган шушы күренеш мине биредә яшәүчеләр белән тагын да якынайтып, кызыксыну хисен тагын да көчәйтте.

Олы Кибәчедә яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсендә чын авыл тормышы гөрли: абзар тулы мал-туар, ир-атлар ишек алды тирәсендә кайнашса, хатын-кызлар йорт җылысын саклап, аларга терәк булырга тырышалар. Әмма тормышны көйле генә, җайлап алып баруда, дүрт буын чылбырын берләштереп матур итеп яшәүдә иң зур җаваплылык, минемчә, Миңзифа апа өлешенә тия. Җиде кешелек әлеге ишле, матур гаиләдә Миңзифа апа уртанчы килен санала. Илдус абый белән гаилә корып, Фәгыйлә әби белән килен-кайнана булып яши башлаганнарына 35 ел вакыт узган. Инде үзенең кайнана дигән статус алуына да 10 ел булган. Бүген кайнаналы, пар канатлы, 3 ул, 3 килен, 8 оныклы бик бай кеше ул. Инде уллары Рифнур, Илназ, Алмаз гаиләләр корып, балалар үстерәләр. Үз йорт-җирләрен булдырганчы өч ул, өч килен, оныклар белән барысы бергә, 15 кешелек түгәрәк гаилә булып алты ел яшәгәннәр. Бүген төпчек уллары Алмаз, киленнәре Гөлия, оныклары Гөлинә, Рамазан белән бик бәхетле гомер кичерәләр.

Миңзифа апа 38 ел Олы Кибәчедәге дуңгызчылык комплексының балалату торагында эшләп лаеклы ялга чыга. Күндәмлеге, тырышлыгы өчен яраталар аны. Бу сыйфаты хезмәт күрсәткечләрендә дә чагыла, билгеле. Ул чорларда фермаларда резин итектән, бөтен хезмәт тә кул көче белән башкарылса да, хезмәтен бүген дә сагынып искә ала әле. Алдынгы терлекче 80нче еллар башында районыбыз делегациясе составында Германия, Чехословакия, Венгрия илләрендә дә була. Тоз шахталарында, мәчетләрдә, төрле тарихи урыннарга экскурсияләрне бүген дә күңел түрендә кадерләп саклый. Тик хезмәт чорында бик күп Мактау кәгазьләренә лаек булып, эш стажы 40 елга якын булса да, «Хезмәт ветераны» исемен алуга ирешә алмаганына үзен битәрләп тә ала.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев